news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә өч бала һәм бер хатын-кыз имгәнгән

Авария кичә көндез Казан проспектында була.

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә өч бала һәм  бер хатын-кыз имгәнгән
Чаллы буенча ЮХИДИ

(Чаллы, 1 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Хатын-кыз һәм аның өч кечкенә баласы Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Бу хакта Чаллы Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә Казан проспекты буенча 5а/1 номерлы йорт каршында юл-трнаспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, «Фольксваген» машинасын йөртүче 33 яшьлек хатын имин тизлек сайламаган һәм 24 яшьлек ир-ат идарә иткән «Тойота»га барып бәрелгән. Япония машинасының  алгы өлеше, ә «Фольксваген» машинасының арткы ишеге, ян кырые һәм бамперы ватылган.

Юл-транспорт һәлакәтендә «Фольксваген» машинасын йөртүче хатын-кыз һәм өч бала яраланган. Автоледи һәм сигез яшьлек малай хәзер хастаханәдә. 8 һәм 7 яшьлек ике кызга хастаханәдә ярдәм күрсәтеп, өйләренә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100