news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда юл-транспорт һәлакәте аркасында машина шартлаган - видео

Хәрәкәт иткән вакытта автомобильнең көпчәге шартлаган, аннары машина баганага бәрелгән.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Чаллыда юл-транспорт һәлакәте булган, анда автомобиль җитди зыян күргән, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары.

Авария “Электротехниклар” тукталышы янында булган. Шаһитлар сүзләренчә, автомобильнең көпчәге шартлаган, ул баганага бәрелгән, аннары машинада нидер шартлаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә автомобиль җитди зыян күргән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат аныклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100