news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда юл һәлакәтендә яшүсмер үлгән

22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Чаллыда Халыклар дуслыгы һәм Мәскәү урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер үлгән.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләүләренчә, «Жигули» автомобилен йөртүче 22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән.

"Бала алган җәрәхәтләрдән үлгән. Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», – диделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100