Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын-кыз һәм 4 яшьлек бала зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Чаллының Мәскәү һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында булган.
(Чаллы, 6 сентябрь, "Татар-информ", Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда чит ил маркалы автомобильләр бәрелешү аркасында йөртүче хатын-кыз һәм 4 яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте 5 сентябрьдә кич белән Чаллының Мәскәү һәм Халыклар дуслыгы проспектлары чатында булган. 23 яшьлек егет идарә иткән "Мицубиси Лансер" автомобиле 32 яшьлек хатын-кыз йөрткән "Мерседес" белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче хатын-кызның уң як беләге сынган, салондагы 4 яшьлек малайның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән. Зыян күрүчеләрне "Ашыгыч медицина ярдәме" хастаханәсенә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз