news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда югары технологик медицина үзәген төзекләндерү мәсьәләсе карала
Бүген Яр Чаллыда кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсен төзекләндерү һәм анда медицина җиһазларын урнаштыру мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә үтә
Скопировать ссылку
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Яр Чаллыда кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсен төзекләндерү һәм анда медицина җиһазларын урнаштыру мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә үтә. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Инде хәбәр иткәнебезчә, кичектергесез медицина ярдәме хастаханәсе нигезендә югары технологик медицина Үзәге урнашачак. Бу үзәкне төзү турындагы карар узган ел ТР Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан кабул ителгән иде. Әлеге медицина учреждениесендә шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсенең барлык ресурслары тупланган. Иң мөһиме, хастаханәдә югары квалификацияле белгечләр эшли.
Кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтү үзәген төзекләндерү эшләре 2009 елның гыйнварында башланган иде. Бүгенге көндә республика бюджетыннан 486 миллион сум акча үзләштерелгән. 14 декабрьдән кабул итү бүлеге эшли башлый. Бүгенге көндә башлангыч этапта төзекләндерелә торган мәйданчыкларда җиһазларны эшкә җигү эше башкарыла. Реконструкция эшләрен 2010 елның ноябрендә төгәлләү планлаштырыла.
Чаллыдагы хастаханә Татарстанда өченче югары технологик медицина үзәге булачак. Аларның икесе Казан һәм Әлмәттә урнаша. Анда Яр Чаллы гына түгел, республикабызның төньяк-көнчыгышында урнашкан 11 район халкы да дәвалана алачак. Чаллыдагы үзәктә онкология, травматология, ортопедия, нейрохирургия, кардиохирургия юнәлешләре буенча ярдәм күрсәтәчәк.
Ел саен хастаханә табиблары 150 меңнән артык кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, 25 меңнән артык кеше хастаханәдә ятып чыга. Учреждениене яңарту койкалар санын арттырырга, медицина ярдәмен тәүлек буе күрсәтергә, заманча медицина җиһазларын кулланырга, диагностика эшен бер урында башкарырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә авыручыларны хастаханәгә тиз рәвештә алып килү өчен учреждение территориясендә вертолет мәйданчыкларын булдыру мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2