Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда югалган балыкчының үле гәүдәсен таптылар
Водолазлар ярдан 4 метр ераклыкта аның үле гәүдәсен табып алганнар.
(Чаллы, 14 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Узган шимбә көнне 45 яшьлек Чаллы кешесе балык тотарга киткән җирдән кире өенә әйләнеп кайтмаган иде. Ул күрше Түбән Кама районы Троицкий поселогы янындагы Кичү елгасында балык тоткан, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Волонтерлар аның нибары кармакларын һәм башка әйберләрен генә таптылар. Ике көн буена республикабызның зона коткаручылар отряды елганы аркылыга- буйга “гизеп” чыкты. Нәтиҗәдә водолазлар ярдан 4 метр ераклыкта аның үле гәүдәсен табып алдылар.
Коткаручылар әйтүенчә, бу урында боз бик юка, ир кеше мөгаен ярдан таеп егылып төшеп шушында батып үлгәндер, диләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз