news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда йортлар арасында йөрүче төлкене видеога төшергәннәр

Социаль челтәр файдаланучылар төлкеләрнең шәһәргә инде тапкыр гына килмәвен искәртә.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Социаль челтәрләрдә Чаллыда торак йортлар арасында йөргән төлкенең видеосы чыкты.

Кадрлардан күренгәнчә, ул аксаклап йөри һәм фара утыннан курка. Шуңа да карамастан, ачлык хисе аны азык эзләп якындагы чүп контейнеры янына килергә мәҗбүр итә.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар калдырган комментарийларда төлкеләрнең шәһәргә беренче тапкыр гына килмәвен искәртә. Төлкеләр котыру чирен тарата, шуңа күрә аларга якын килмәвең хәерле, дип кисәтә алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot