news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Йолдыз» мәдрәсәсен сүтәләр

Chelny-biz.ru мәгълүматлары буенча, кайчандыр тавыш-гауга белән даны чыккан объект мәйданы йорт төзү өчен файдаланылачак.

(Казан,20 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда шәһәрнең иске өлешендә урнашкан «Йолдыз» мәдрәсәсе бинасын сүтәләр. Chelny-biz.ru мәгълүматлары буенча, кайчандыр тавыш-гауга белән даны чыккан объект мәйданы йорт төзү өчен бирелгән.



«Йолдыз» мәдрәсәсен үз вакытында «ваххабист кадрлар әзерләү» урыны дип йөртәләр. Мәдрәсә 90нчы еллар ахырында танылып китә. Шәкертләренең берсе, Денис Сайтаков, 1999 елда Мәскәүдә чечен террорчылары белән бергә йортлар шартлатуда катнаша.



Ә мәдрәсәне тәмамлаган Айрат Вахитов «Талибан» оешмасына кушылып, (РФда тыелган оешма) Әфганстанга китә. Аннан Чаллы егете Гуантанамо Америка төрмәсенә эләгә. Аннан Россиягә кайта һәм яңадан Әфганстанга китә. 2016 елның җәендә Вахитов Истанбул аэропортындагы терактта шикләнеп кулга алынды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100