Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда җылыту приборлары җитештерә торган цех түбәсе янган
Бүген көндез «Безон» компаниясе территориясендә янгын чыккан.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда конвектор һәм радиаторлар җитештерә торган цех түбәсенә ут капкан. Бу турыда Россия Гражданнар оборонасы министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безон» ҖЧҖ компаниясе территориясендә янгын чыгуы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм номерына бүген 15.45 сәгатьтә килгән.

«Һәлакәт урынына Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизоны көчләре юнәлдерелде», – дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Җылыту приборлары җитештерә торган цехның түбәсе януын ачыкланган. Предприятие эшчеләрен эвакуацияләгәннәр.

Янгын сүндерерүдә 49 кеше һәм 15 берәмлек техника катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз