news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда әйләнештә ялган акча йөртүнең 89 очрагы теркәлгән

Алар арасында 5 мең сумлык 62 акча бар

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 11 аенда Чаллыда әйләнештә ялган акча йөртүнең 89 очрагы теркәлгән.

Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләр бүлеге башлыгы урынбасары Венер Гыйбадуллин әйтүенчә, алар арасында 5 мең сумлык – 62, бер мең сумлык – 20, 500 сумлык 8 купюра булган. Күбесенчә ялган акчалар банкка тапшырганда ачыкланган, 89 очракның 21ендә генә сәүдә ноктасында беленгән, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot