news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда өйдә бикләп калдырылган икенче сыйныф укучысы балконнан сикергән

Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. Табиблар, малайны караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда өйдә бикләп калдырылган икенче сыйныф укучысы икенче кат балконыннан сикергән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Гадәттән тыш хәл кичә Автокаланың 52нче комплексында булган. Мәктәп укучысы дәресләрдән соң әбисе янына килгән. Әбисе оныгына дәрес әзерләргә кушкан һәм малайны ялгызын бикләп калдырып, эшкә киткән. Бала, үзенә генә ямансу яки куркыныч булу сәбәпле, балкон аша урамга «чыгарга» уйлаган.

Кичен малай әнисенә биле һәм аягы авыртуга зарланган. Ашыгыч ярдәм чакыртып, баланы хастаханәгә озатканнар. Табиблар, малайны караганнан соң, өенә кайтарып җибәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot