news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ятим балалар мәчеттә булдылар

Балалар чапан, чалма киеп минбәргә басып карадылар.

 (Чаллы, 25 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының Сидоровка бистәсе “Ихлас” мәчете шәһәр Мөхтәсибәте каршындагы “Хәзинә” клубы белән берлектә Алабуга шәһәрендә урнашкан ятим балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрде. Балалар “Ихлас” мәчетендә булдылар, дип яза "Шәһри Чаллы".

Иң беренче имам-хатыйб Илназ хәзрәт Яхин балаларны каршы алып, аларны Ислам дине белән таныштырды. Аннан соң балалар чапан, чалма киеп минбәргә басып карадылар. “Хәзинә” клубы җитәкчесе Ләйсән ханым балаларга сәләмләшү уены уйнатты һәм мәчет белән таныштырды. Шуннан соң балалар аскы катка төшеп чәй эчтеләр.

Аннары күрешүнең икенче өлеше башланды. Балаларны Резеда ханым “беомиметика” фәне белән таныштырды. Аннан соң балалар борчактан конструкцияләр ясадылар. Балалар борчак һәм төш чистарткыч таяклардан торле биналар мәчетләр төзеп аларны үзләренә истәлеккә алдылар. Соңыннан аланың һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Ятим балалар бергәләшеп фотога төштеләр, аларга мәчеткә килү бик ошады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100