news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшел пыяла шешә-савытларны түләүле нигездә кабул итә башладылар

Бөтен шешәләрне дә, хәтта ватылганнарын да махсус пунктка алып килергә мөмкин.

(Чаллы, 6 август, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Идел буе экология компаниясе яшел пыяла шешә-савытларны түләүле нигездә кабул итә башлады, ягъни тапшыручыга аның өчен түләячәкләр. Кабул итүне кышын ук ачтылар, гади пыяла белән беррәттән, кара төстәге пыяла да җибәрә башладылар. Ләкин ул чагында икенче чимал өчен акча түләмәгәннәр. 

Бөтен һәм вак пыяла шешә-савытлар да кабул ителә, этикеткалар белән дә мөмкин. Чимал 100 килограммнан алып кабул ителә, шуңа күрә тара җыюны коллектив җыеп, алып килү уңайлырак. 

Бер тонна яшел пыяла өчен 1000 сум түләнәчәк. Чималны Автосборочный проезд, 29/63 йорт адресы буенча җыялар.


news_right_1
news_right_2
news_bot