news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшь йөртүче кызыл төскә юл аша чыгып баручыны таптатып үтергән

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Сөембикә проспектында булган.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яшь йөртүче кызыл төскә юл аша чыгып баручыны таптатып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт кичә кич Сөембикә проспектында булган. 12нче модельле «Лада» автомобиле белән идарә итүче 19 яшьлек егет светофорның кызыл төсенә юл аша чыгып барган 29 яшьлек җәяүлене таптаткан.

Ир-ат алган имгәнүләрдән урында ук үлгән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100