Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда яшүсмерләр белән низагтан соң, ир-ат үлеме буенча 16 яшьлек егетне тоткарлаганнар
Автошәһәрнең 32нче комплексында яшүсмерләр кыйнаган ир-атны табиблар коткарып кала алмаган.
(Чаллы, 29 август, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яшүсмерләр белән низагтан соң, 49 яшьлек ир-атның үлеме турындагы җинаять эше буенча 16 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.
- 17 июльдә Автошәһәрнең 32нче комплексында шунда яшәүче ир-атның балалар мәйданчыгында көнбагыш ашап утыручы яшүсмерләргә кисәтү ясавы, яшьләрнең моңа ачулары кубуы һәм сугышулары турында хәбәр иткән идек. Урынга килгән табиблар коткарып кала алмаган, ир-ат үлгән.
“Суд-медицина экспертизасы күрсәтүенчә, ир-ат йөрәк өянәгеннән үлгән. Аның муен өлешендә сынган җәрәхәт урыны сугудан булуы ихтимал. Сугу белән үлем арасында турыдан-туры бәйләнеш ачыкланмаган. Экспертиза үлгән кеше канында алкоголь булуын күрсәткән”, - дип әйткән Шакиров.
16 яшьлек егет әлегә 48 сәгатькә тоткарлаган, гаепләү аңа белдерелмәгән. Якын арада аңа чикләү чарасы каралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз