news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшүсмер кулында петарда шартлаган

14 яшьлек малайны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ", Валерия Белова). Чаллыда яшүсмерләр кулында петарда шартлаган. Бу хакта “Татар-информ”га шаһитлар хәбәр итте.

Чыганак сүзләренә караганда, кичә, 7 гыйнвар көнне, балалар урамда пиротехника белән уйнаган. Ниндидер бер мизгелдә ир баланың кулында петарда шартлаган.

14 яшьлек малайны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә озаткан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot