news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшь инспекторлар өчен “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы башланды

9-11 яшьтәге 228 мәктәп укучысы юлларда имин хәрәкәт итү нигезләрен белүдә көч сынашачак.

Чаллыда яшь инспекторлар өчен “Имин тәгәрмәч” республика конкурсы башланды
ГИБДД МВД по РТ

(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”). Яр Чаллыда яшь инспекторлар өчен “Имин тәгәрмәч” 25 нче республика конкурсы башланды. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республика ярышларында конкурсның район һәм шәһәр этапларында җиңгән 9-11 яшьтәге 228 укучы катнаша.

“Бүген республикада яшь инспекторларның 1400 отряды эшли. Аларда 18 мең бала шөгыльләнә. Мин барлык катнашучыларга да уңышлар һәм имин юллар телим”, - диде ачылу тантанасында Татарстанның баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

Шәхси һәм команда зачетында юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтүне һәм реаль юл шартларында велосипед белән идарә итүне иң яхшы белгәннәр ачыкланачак. Командалар составында конкурсантлар юлдагы тәртип кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырачак. Шулай ук иҗади конкурста катнашып жюрига агитацион чыгышлар тәкъдим итәчәкләр.

Чараны оештыручылар яшь инспекторлар отряды эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга юлларда имин хәрәкәт турында искәртү бурычын куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100