news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшь эшмәкәрләрне эзлиләр

Әлеге бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала

(Чаллы, 2 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Эльвира Гайнетдинова). Чаллыда кызыклы проектлары булган яшьләрне барлыйлар. Шушы уңайдан, шәһәрдә "Яшь эшмәкәр" дип исемләнгән конкурс старт ала. Әлеге бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала, дип яза җирле басма.

Катнашучылар "Ел ачылышы", "Уңышлы старт", "Инновацион бизнес", "Автоград эшмәкәре" номинацияләрендә үз проектын тәкъдим итә ала.

Әлеге конкурс шәһәрдә 6 ел рәттә үткәрелә. Шушы вакыт аралыгында 100 гә якын кеше үзенең проектын тормышка ашыра алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot