news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшь егетнең башы өзелгән юл һәлакәте видеосы чыкты

Электр яктырткычын ремонтларга туктаган “ГАЗ Валдай” автовышкасына “Лада” машинасы зур тизлектә килеп бәрелгән.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда пассажирның башы өзелгән юл һәлакәте видеосы социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

  • Чаллыда Тынычлык проспектында килеп чыккан һәлакәттә пассажирның башы өзелүе турында хәбәр иткән идек.

Һәлакәт 9 июньдә төнге сәгать икедә булган. Электр яктырткычын ремонтларга туктаган “ГАЗ Валдай” автовышкасына тугызынчы модельле “Лада” зур тизлектә килеп бәрелгән.

21 яшьлек машина йөртүчене ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар. “Валдай” платформасына эләгеп, 21 яшьлек пассажир егетнең башы өзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot