Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда яшәүченең гомерен өзгән юл һәлакәте буенча хөкем карары чыгарылды
Машина йөртүче юл һәлакәтенә очраган һәм бер минуттан икенче һәлакәттә үлгән.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда кеше үлеменә китергән юл һәлакәтеннән соң кузгатылган эш буенча хөкем карары чыгарылды. Бу хакта "Вести КАМАЗа" хәбәр итә
Һәлакәт быелның 12 июлендә 11.45 сәгатьтә килеп чыккан: Сидоровкада Беренче автоюлда «Nissan Murano» автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе алда барган 44 яшьлек ир-ат идарәсендәге «Лада Ларгус»ка бәрелгән. Соңгысы машинаны чыгып караган һәм китерелгән зыянны бәяләү өчен чүгәләгән.
Шул вакытта шул ук полосадан хәрәкәт итүче “Газель”нең 41 яшьлек йөртүчесе юл-транспорт һәлакәтен вакытында күреп алмаган һәм «Nissan»га бәрелгән. Чит ил машинасы янә “Ларгуска” килеп бәрелгән, автомобилен карап торган ир-ат ике машина арасында кысылып калган. Ул алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.
“Газель” йөртүчесенә карата "юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Чаллы шәһәре суды аны 1 ел сынау белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз