news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүченең гомере балык тотканда өзелгән

61 яшьлек чаллылыны ток сүгеп үтергән.

(Чаллы, 17 август, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). 15 августта Сөлек авылында Минзәлә елгасы янында үле балыкчы гәүдәсе табылган. Фаразлар буенча, 61 яшьлек чаллылыны ток сүгеп үтергән, дип яза җирле басма.

Шәһәрдәшебез бирегә дусты белән килгән була. Күпмедер вакыт үткәч, ул иптәшеннән аерылып калкуырак урынга менеп кармак салмакчы була. Бәхетсезлеккә каршы, колгасын өскә күтәргәндә электр чыбыгына эләктерә. Нәтиҗәдә аны ток суга. Бүгенге көндә әлеге очрак буенча тикшерү эше башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot