news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүчегә ике ел алимент түләмәгән өчен төзәтү эшләре билгеләнгән

Чаллы кешесенең ике елда кызы алдында 300 мең сумга якын бурычы җыелган.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче 32 яшьлек ир-атка ике ел алимент түләмәгән өчен төзәтү эшләре билгеләнгән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

«Судта Чаллыда яшәүче 32 яшьлек ир-ат балигъ булмаган кызына алимент түләргә тиешлеге ачыкланган. Әмма 2017 елның июненнән 2019 елның апреленә кадәр ир-ат баланы карап тоту өчен алимент түләмәгән һәм матди ярдәм күрсәтмәгән.

Бу вакыт эчендә ир-атның 294 мең сум бурычы җыелган.

Суд ир-атны «Баланы карап тоту өчен акча түләмәү» маддәсе буенча гаепле дип тапкан һәм ярты елга төзәтү эшләренә җибәргән. Аның хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100