news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче табиб-дерматолог йогышлы авырулар хастаханәсендә үлгән

Татьяна Житкованың температурасы югары күтәрелгәч, аны хастаханәгә китергәннәр, тик табиблар ярдәм итә алмаган.

Чаллыда яшәүче табиб-дерматолог йогышлы авырулар хастаханәсендә үлгән
https://zdrav.tatar.ru

(Чаллы, 8 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланучы табиб-дерматовенеролог Татьяна Житкова үлгән. Аның үлеме турындагы мәгълүматны Чаллы тире-венерология диспансерында расладылар. Мәрхүмә шунда эшләгән булган.

Татьяна Житкованың температурасы югары күтәрелгән һәм аны хастаханәгә салганнар. Табиблар күрсәткән ярдәм көтелгән нәтиҗә бирмәгән. Бүген ул реанимация бүлегендә үлгән. Үлгәннән соң диагноз куелмаган.

Татьяна Житкова 1993 елда Чиләбе дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Аннары Чиләбе тире-венерология диспансерында 26 ел эшли, югары квалификация категориясенә ия була. Аңа 52 яшь булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100