news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүче тәрәзә төбендә наркотик үстергән

Моннан тыш, суыткычтан тагын 3 грамм марихуана табылган.

(Чаллы, 25 октябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Полиция хезмәткәрләре марихуана җитештерүдә шикләнелгән 32 яшьлек Чаллы кешесен тоткарлыйлар. Эчке эшләр идарәсенең наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре аңарда 2 граммнан артык наркотик тапканнар һәм шуннан соң фатирында тикшерү үткәргәннәр, дип яза җирле басма.

Фатирның тәрәзә төбендә ультрошәмәхә утлы махсус мини теплицада шикләнүче киндер үстергән. Моннан тыш, суыткычтан тагын 3 грамм марихуана табылган. Нәтиҗәдә РФ җинаять кодексының 30нчы һәм 228 маддәләр буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында шикле кеше сак астына алынган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot