Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүче Розалия Мәмәтова фатир алу өчен суррогат әни булырга ризалашкан
Бала тапкач, Розалиягә 850 мең сум гонорар түлиләр. Әлеге акчаны кушып, ул ике бүлмәле фатир сатып ала.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллыда яшәүче Розалия Мәмәтова суррогат әни булырга ризалашып, фатир алган, дип яза «Шәһри Чаллы» басмасы.
Розалия 2019 елда иреннән аерыла, 2 бала тәрбияли, чит кеше фатирында тора. Башта орлык доноры булырга тели, аннары суррогат әни булырга карар кыла.
«Миңа фатир кирәк иде, алар тәкъдим иткән акчаларга ана капиталын кушып, торак алырга җитәр иде. Уйладым-уйладым да, ризалаштым. Башта үземне мораль яктан әзерләдем. Үз-үземә сораулар бирдем: нигә кирәк бу сиңа? Баланы яңадан ничек бирерсең? Бу сораулар минем башымнан йөз кат үтте. Шулай да, ризалык биреп, агентлыкка шалтыраттым», — ди ул.
Барлык әзерлек этапларын үтеп, Розалия балага уза, 38 атнада малай таба.
«Бала тапканнан соң ул минем янда нибары 2 сәгать торды. Аннан соң, нотариус килеп, кирәкле кәгазьләрне тутырдым да, баланы алып киттеләр. Шундый матур, кара чәчле, авырлыгы 3кг 600 гр, буе 54 сантиметр булган сау-сәламәт малай иде. Сөт төшмәсен өчен, махсус дарулар бирделәр. Бүтән ул баланы күрмәдем дә, аның язмышы белән дә кызыксынмадым, чөнки ияләшүдән курыктым. Миңа бу кирәкми дә. Баштан ук мин үземне әзерләдем: баласыз гаиләгә булышам, бу минем бала түгел, мин аны әти-әнисенә бирәчәкмен», — ди Розалия Мәмәтова.
Бала тапкач, Розалиягә 850 мең сум гонорар түлиләр. Әлеге акчаны кушып, ул ике бүлмәле фатир сатып ала.
Бүгенге көндә ул суррогат әни булырга әзерләнүче кызларга киңәшләрен бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз