Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда яшәүче пенсионер биологик актив өстәмәләр өчен 200 мең сум салым түләгән
65 яшьлек ир-ат сүзләренчә, аңа билгесез кеше шалтыратып, моңа кадәр сатып алган биологик актив өстәмәләр өчен 500 мең сум компенсация вәгъдә иткән.
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Чаллыда бер пенсионерны 200 мең сумга алдаганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
65 яшьлек ир-ат сүзләренчә, аңа билгесез кеше шалтыратып, пенсионер моңа кадәр сатып алган биологик актив өстәмәләр өчен 500 мең сум күләмендә компенсация вәгъдә иткән. Бу акчаны алу өчен, пенсионер салым түләргә тиеш булган.
Әлеге билгесез кеше әйтеп торган инструкция буенча пенсионер аңа акча күчергән. Әмма бераздан үзен алдауларын аңлап, тизрәк полициягә хәбәр иткән.
Нәтиҗәдә, пенсионер 200 мең сум акчасын урлаткан. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз