news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге ханым улын коткару өчен аферистларга 60 мең сум акча биргән

Ул мошенникка акча күчергән, шуннан соң улына шалтыраткач, үзен алдаганнарын аңлаган.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче өлкән яшьтәге ханым улын коткару өчен аферистларга 60 мең сум акча биргән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Кичә кич 67 яшьлек хатын-кызга билгесез ир-ат шалтыратып, улының бәлагә юлыгуы һәм аны коткару өчен акча кирәк икәнлеге хакында хәбәр иткән.

Нәтиҗәдә, ул мошенникка 60 мең сум акча күчергән, шуннан соң улына шалтыраткач, үзен төп башына утыртуларын аңлаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Полицейскийлар аферистның Чиләбедән шалтыратуын ачыклаган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot