news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яшәүче ир-ат өстенә бер чиләк гудрон түккән

Кичә көндез Сидоровка бистәсендә 26 яшьлек ир-ат коега төшкән булган.

(Казан, 18 август, “Татар-информ”). Чаллыда яшәүче ир-ат өстенә бер чиләк гудрон түгелгән. Шуннан соң аны хастаханәгә илткәннәр. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

"Кичә көндез Сидоровка бистәсендә 26 яшьлек ир-ат коега төшкән һәм үзнең өстенә гудрон салынган чиләкне аударган. Ир-атның тыны бетә башлаган һәм ул ярдәм сораган”, - дип яза басма.

Бу ир-атны чокырдан танышы чыгарырга теләгән, әмма булдыра алмаган. Шуннан соң табиблар һәм коткаручылар чакырганнар. Ир-атны арканнар ярдәмендә тартып чыгарганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot