news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче ир-ат иптәш кызын яклап бер кешене үтергән, өч кешене яралаган

Элек тә кеше үтергән өчен хөкем ителгән ир-атны кулга алганнар, аңа җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яшәүче ир-ат дус кызын яклап сугышкан вакытта бер кешене үтергән, өч кешене җитди яралаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Ачыкланганча, кичә кич Чаллыдагы бер йорт каршында ике төркем спиртлы эчемлекләр эчкән. Бер мизгелдә бер төркемдәге кыз башка төркемдәге ике кыз белән сугыша башлый. Шул вакытта зыян күргән кызның танышы, 34 яшьлек ир-ат, өенә кайтып пычак алып килә һәм дус кызын кыерсытучыларга һөҗүм итә башлый.

Конфликтның шаһитлары хәбәр иткәнчә, сугышу бер хатын-кыз икенчесенә симез» дип әйтү аркасында чыккан.

Җәнҗал вакытында бер ир-ат урында ук һәлак булган, җитди яраланган тагын өч кешене (бер ир һәм ике хатын-кыз) хастаханәгә алып киткәннәр.

Элек тә кеше үтергән өчен хөкем ителгән ир-атны кулга алганнар. Ул гаебен таныган. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Якын арада гаепләнүчегә җәза биреләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100