news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче интернет аша телефон урынына сабын алган

Чаллының Эчке эшләр идарәсендә караклыкның яңа атамасын — дистанцион караклык терминын керткәннәр.

(Чаллы, 10 декабрь, "Татар-инфлорм", "Шәһри Чаллы"). Чаллының Эчке эшләр идарәсендә караклыкның яңа атамасын — дистанцион караклык терминын керткәннәр, дип яза җирле басма.

Ул кәрәзле элемтә һәм интернет чараларын куллану белән аерылып тора. 11 ай эчендә генә Чаллыда 716 җинаятьнең 491 е шундыйлардан. Аларның күбесе — 198 очрак — мобиль элемтә чараларын кулланып башкарылган сату-алу вакытында банк картасы турындагы мәгълүматларны үзләштерү.

Икенче урында товарны сайтлардан сатып алгандагы караклык очраклары. Мәсәлән, күптән түгел чаллылы интернет аша телефонга заказ биргән, ә телефон урынына сабын кисәге килгән.

Өченче урында социаль челтәрләр аша акча күчерү турындагы үтенечләр аша кылынган җинаятьләр.

Еш кына мошенниклар кармагына белдерүләр сайтларында да эләгүчеләр очрый.

Мәсәлән, 28 яшьлек кыз шкаф сату турында белдерү калдыра, аңа Курган өлкәсеннән шалтыратып, банк картасының номерын сорыйлар, нәтиҗәдә кыз 4 мең сум акчасыз кала. Ә 58 яшьлек ир-ат, ҖЧҖ директоры, шундый сайтларның берсендә машина сату турындагы белдерү буенча мәскәү номерына шалтырата, аңа 5 мең сум күләмендә аванс калдырырга кушалар. Чаллылы акчасын күчерә, шуннан соң аңа тагын 50 мең сум кирәк дип белдерәләр. Шуннан соң гына ир кеше мошенниклар белән эш йөрткәнен аңлап ала. Ләкин ул вакытта инде әлеге номер эшләми башлый, белдерү сайттан алынган була

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100