news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче хатын-кыз 130 км/сәг тизлектә барганда нәни улын рульгә утырткан

Агина Алтынбаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта ролик урнаштырган.

Чаллыда яшәүче хатын-кыз 130 км/сәг тизлектә барганда нәни улын рульгә утырткан
соцсети

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче, үзенең низаглары белән танылган хатын-кыз 130 км/сәг тизлек белән барган вакытта, кечкенә улын тагын рульгә утырткан. Агина Алтынбаева социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта ролик урнаштырган.

«Бәхетле бала» дип аталган видеодан күренгәнчә, рульдә чыннан да бер малай утыра, авария утларын кабызып трасса буйлап хәрәкәт итүче автомобильнең спидометры сәгатенә 130 километрны күрсәтә.

«Ничек телим – шулай яшим, бернәрсәгә дә кайгырмыйм, бөтен әйбергә дә тыныч карыйм. Мин сезнең мескен комментарийларыгызга мохтаҗ түгел. Минем тормыш юлын үтми торып, бәя бирергә хакыгыз юк», - дип язган Алтынбаева видеога шәрехнамәдә.

Видеога комментарий язган бер кеше аны прокуратура белән куркыткан.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы апрель аенда Агина Алтынбаеваның социаль челтәрләрдә башка төрле ролик урнаштыруы хакында хәбәр иткән иде. Анда ул кулына сабыен тоткан килеш машина белән идарә итә. Агина социаль челтәрдәге сәхифәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә карата үз мөнәсәбәтен инде берничә тапкыр күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100