news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче 91 яшьлек Агафия Кириллова: Якты киләчәк өчен башкарыла торган эш бу

Агафия Кириллова яшь чактан ук сайлауларның берсен дә калдырмаган.

Чаллыда яшәүче 91 яшьлек Агафия Кириллова: Якты киләчәк өчен башкарыла торган эш бу
http://shahrichalli.ru/

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы», Эльвира Гайнетдинова) Чаллы шәһәренең 2169 нчы сайлау участогына 91 яшьлек Агафия Кириллова да килгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» басмасы хәбәр итә.

«Мин яшь чактан ук дәүләт эшләрендә актив катнаштым, сайлауларның берсен дә калдырмадым. Инде яшем өлкән булса да, тавыш бирүгә бармыйча булдыра алмадым. Бу минем дәүләт алдында булган иң зур бурычларымның берсе һәм барлык гражданнарны да, аеруча яшьләрне, әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмаска чакырам. Бу сезнең якты киләчәк өчен башкарыла торган эш», — дип сөйләгән Агафия әби.

Әлеге сайлау участогында барлык санитария-чисталык саклау чаралары тиешле дәрәҗәдә үтәлә. Тавыш бирергә килгән һәркемнең тән температурасы тикшерелә, шәхси саклану чаралары һәм каләм бирелә, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100