Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яшәүче 22 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан
«Омега» сәүдә үзәгендә прививка пункты, шәһәр предприятиеләре гаризасы буенча күчмә медицина бригадасы эшли.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда яшәүче 22 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан. Бу турыда шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр ителә.
Чаллыда яшәүче 32 743 кеше «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын алган, икенчесен 22 101 кеше ясаткан. Сәнәгать предприятиеләре арасында «КАМАЗ» җәмгыяте иң зур активлык күрсәтә. Анда 6268 кеше беренче вакцинацияне узган. Автогигантта май бәйрәмнәренә кадәр тагын 660 кешегә прививка ясау планлаштырыла.
Чаллыда вакцинацияләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Поликлиника прививка ясатучыларны көн саен, шул исәптән шимбә көнне дә кабул итә. «Омега» сәүдә үзәгендә прививка пункты, шәһәр предприятиеләре гаризасы буенча күчмә медицина бригадасы эшли.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, прививка компаниясе башланганнан алып, Татарстанда 239 013 кеше вакцинация узган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз