news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ярминкәләргә 36 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән

Шәһәрдә бу ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Г.Тукай яр буенда һәм Ипподром территориясендә узды.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә бу ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Г. Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан) һәм Ипподром территориясендә үз эшен дәвам итте. Бу хакта шәһәр Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе хәбәр итә.

Ярминкә мәйданчыкларына 36 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Киләсе ярминкәләр 16 мартта була. Алар расланган 3 мәйданчыкта узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100