news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яр буендагы юлның бер өлеше убылган

Чокыр Табиев исемендәге яр буенда барлыкка килгән.

(Чаллы, 15 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллыда яр буендагы юлның бер өлеше убылган һәм зур чокыр хасил булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

Чокыр Табиев исемендәге яр буенда барлыкка килгән. Чокырның диаметры 1 метр чамасы. Ул велосипедчылар һәм скейтбордчылар йөри торган юлда хасил булган. Ял итүчеләр чокырга төшеп китмәсен өчен, кемдер чүп контейнерын этеп китереп куйган.

“Чокыр яңгыр сулары туфракны юу аркасында барлыкка килгән. Якындагы тәүлектә юлны ясап куячаклар. Кисәтү билгеләре урнаштырылган”, - диде шәһәр башкарма комитетының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе Римма Мөхәмәтҗанова.

  • Алдан коеп яуган яңгырлардан соң, автошәһәрнең 44нче комплексында йорт ишегалдында юл убылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot