news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яр буе территорияләрен чистарту өмәсе булган

Үз ихтыяры белән эшкә алынган егет-кызлар "Сандали" пляжы территориясен тәртипкә салган.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда “Чиста ярлар” дигән табигатьне саклау акциясен үткәргән. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үз ихтыяры белән бу эшкә алынган егет-кызлар Чаллы шәһәренең “Сандали” пляжы территориясен тәртипкә салган. Өмәдә калдырылган шешәләрне, целлофан капчыклар, җил сындырган агач ботакларын һәм башка чүп-чарны бик тиз генә арада җыеп алганнар.

“Өмәгә чыгу – шәһәребезне һәм аның территорияләрен яратуыбызны. шулай ук аларның кадерен белүебезне файдалы гамәл белән дәлилләү дигән сүз!” – дип фикерләре белән ураклашкан акциядә катнашучылар. Җыелган барлык калдыклар законлы төстә эшләүче полигонга чыгарылган.

Быел “Уникаль объектларны саклау” илкүләм проекты кысаларында волонтерларны җәлеп итү нигезендә республиканың 90 су объектын чистартуның күздә тотыла, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100