Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда янгында ике кеше үлгән, берсе зыян күргән
Янгын аркасында 80 кв.метр мәйданлы йорт, шулай ук күршедәге коттеджның 20 кв. метр мәйданда түбәсе һәм 15 кв.метрлы мунча янган.
(Казан, 1 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртәнге сәгать җиде тирәсендә Чаллыда, Элеватор тавы бистәсендә Крахмальная урамында бер катлы агач йорт януы турында хәбәр ителгән.
55нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә янгын йортны чорнап алган булган.
13 минуттан зыян күргән кеше табылган. Аны авыр хәлдә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.
Янгын 7.37 сәгатьтә сүндерелгән. Янгыннан соң хәрабәләрне тикшергәндә бер кешенең мәетен тапканнар, ә бер сәгатьтән икенче мәет табылган. Аларның шәхесләрен ачыклыйлар.
Янгын аркасында 80 кв.метр мәйданлы йорт, шулай ук күршедәге коттеджның 20 кв. метр мәйданда түбәсе һәм 15 кв.метрлы мунча янган. Янгын барлыгы 115 кв метрга зыян китергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз