Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда янгын сүндерүчеләр часте командиры һәлак булган
45 яшьлек Хәлим Хәйруллин, эчке хезмәт прапорщигы, техника керә алмый торган урында эшләгән.
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Яр Чаллы шәһәрендә янгын сүндерү часте командиры һәлак булган. Ул янгын сүндергәндә зыян күргән һәм хастаханәдә үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Кичә төштән соң шәһәрнең Автосборка проспектындагы ташландык урында янгын чыкты. Шуны сүндергәндә 45 яшьлек Хәлим Хәйруллин - эчке хезмәт прапорщигы зыян күрде һәм аны хастаханәгә озаттылар", - дип сөйләделәр ведомствода.
Янгын сүндерүчеләр техника керә алмый торган урында эшли. 30 градус эссе һавада коткаручылар хәрби киемдә була, аларның аркасында 18 кило авырлыктагы ранец тора.
"Хәлим Хәлимовка эссе суккан булуы ихтимал. Ул бик авыр хәлдә иде. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көн буе көрәште. Кызганычка, кич белән ул вафат булды", - дип сөйләделәр министрлыкта.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклаша. Аны 1 июньдә туган ягында җирлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз