news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда янгын чыккан ресторан янындагы йортларда яшәүчеләрне эвакуациялиләр

Янгын сүндерүдә 62 кеше һәм 16 берәмлек техника катнаша.

Чаллыда янгын чыккан ресторан янындагы йортларда яшәүчеләрне эвакуациялиләр
соцсети

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда янгын чыккан «Арарат» рестораны янындагы йортларда яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Янгын сүндерүчеләр 600 кв.метр мәйдандагы бина түбәсеннән куе кара төтен чыгуын хәбәр иттеләр. Урыны белән ачык ут чыганаклары күзәтелгән. Хәзер якындагы йортларда яшәүчеләрне эвакуациялиләр», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 17.00 сәгатьтә Чаллы үзәгендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән, дип язган иде. Сөембикә проспектында буш торган ресторан бинасында янгын чыккан.

Янгын сүндерүдә министрлыкның 62 хезмәткәре һәм 16 берәмлек техника катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot