news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда янгын чыккан фатирдан өлкән яшьтәге ханымны алып чыкканнар

70 яшьлек фатир хуҗасы аңсыз килеш коридорда идәндә яткан.

Чаллыда янгын чыккан фатирдан өлкән яшьтәге ханымны алып чыкканнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда чүп-чар белән тулган фатирда янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр фатирда өлкән яшьтәге ханымны тапкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә ГЭС бистәсендәге биш катлы йортта янгын чыккан. Беренче каттагы ике бүлмәле фатирда әйберләр һәм йорт җиһазлары янган.

Янгын сүндерүчеләр идәндә яткан 70 яшьлек фатир хуҗабикәсен тапкан. Хатын-кыз аңында булмаган. Гражданнар оборонасы министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күргән ханымны махсус битлек белән фатирдан алып чыккан һәм табибларга тапшырган.

Янгын 15 квадрат метр мәйданга зыян салган. Фатир хуҗасы җыйган әйберләр өеме янган. Янгынны 15 минута сүндергәннәр.

Зыян күргән ханымның бите пешкән, төтен белән агуланган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100