news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда янгын чыккан биш катлы йорттан өч кешене коткарганнар

Күпфатирлы йортта янгын чыгу сәбәбе ут төртү булуы ихтимал.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). Чаллыда коткаручылар яна торган биш катлы йорттан өч кешене алып чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич янгын элемтәсе үзәк пунктына ЗЯБ бистәсендә 18нче комплексның 10нчы йортындагы бер фатирында янгын турында хәбәр килгән. Урынга барган 55нче часть янгын сүндерүчеләренә утның беренче катта чыгуын әйтәләр.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче 12 кеше йорттан үзләре чыккан. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре төтен баскан фатирда аңсыз яткан бер ир-атны, икенче һәм өченче каттагы фатирлардан тагын ике хатын-кызны чыгарган һәм табибларга тапшырган.

Биш минуттан соң, дүрт квадрат метрда булган янгын сүндерелгән. Хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләрнең ике фаразы бар – ут белән сак эш итмәү һәм ут төртү ихтималы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot