Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
”ГАЗель” юлдан барганда, төзелеш базасы борылышында яна башлаган.
(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажирының тәннәре каты пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- Кичә көндез төзелеш базасы борылышында пассажирлар ташучы ”ГАЗель”нең янып китүен хәбәр иткән идек. Нәтиҗәдә, автомобиль тулысынча янып беткән. Янгын мәйданы дүрт квадрат метрны тәшкил иткән.
Машина йөртүче һәм пассажиры яна башлаган транспорттан чыгарга өлгергән. Шулай да аларның куллары һәм башы икенче, өченче дәрәҗәдә пешкән. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.
Урында 55нче янгын сүндерү-коткару часте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиблар эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз