Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яна торган торак йорттан ике хатын-кызны коткарганнар
Янгын сәбәпләре һәм мәйданы ачыклана.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда яна торган торак йорттан ике хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Яңа шәһәрдә 1/15 номерлы йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр бүген 14:30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм 112 номерына алынган.
Урында янгын дүрт катлы торак йортның дүртенче катында кабынуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр баскыч ярдәмендә өскә күтәрелгән һәм яна торган фатир күршеләреннән ике хатын-кызны коткарган. Түбән катлардан мөстәкыйль рәвештә 50 кеше чыккан.
15: 10 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Һәлакәт сәбәпләре һәм янгын мәйданы билгеләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз