news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яна торган машинаны шаһитлар видеога төшергән

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар балигъ булмаган балалар шаярып машинага ут төрткән булулары мөмкин дип фаразлый.

(Чаллы, 8 июль, ”Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда шаһитлар яна торган машинаны видеога төшергән. Янгын кичә 59нчы комплекста төзелә торган объект янында килеп чыккан. Биредә шактый вакыттан иске “унлы” машинасы торган. Баштан аның тәгәрмәчләрен салдырганнар, аннан ут төрткәннәр.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар балигъ булмаган балалар шаярып машинага ут төрткән булулары мөмкин, дип фаразлый. Ут автомобильне бик тиз ялмап алган һәм янәшә торган Nissanга кабарга мөмкин булган. Янгын сүндерүчеләр, вакытында килеп, янгынга җәелергә ирек бирмәгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot