Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда яна торган фатирдан ир-атны алып чыгу өчен ишекне лом белән ачканнар
44 яшьлек ир-ат төтен исенә агуланган, аны шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Чаллыда янгын чыккан фатирдан ир-атны коткару өчен ишекне лом белән каерырга туры килгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Кичә 23.24 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Тынычлык проспектындагы 69 нчы йорттның алтынчы катында фатир януы турында хәбәр килде», – дип ачыклык керттеләр министрлыкта.
Янгын сүндерүчеләр янгын чыккан фатир ишеген лом ярдәмендә каерып ачканнар һәм түрдәге бүлмәдә идәндә яткан ир-атны тапканнар. Зыян күрүчене урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. 44 яшьлек ир-атны төтен исенә агулану билгеләре белән шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Янгын 4 кв метрдагы йорт җиһазларына һәм башка әйберләргә зыян китергән. Янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасына чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз