news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ялган социаль хезмәткәр пенсионер әбинең акчасын урлаган

Аферист ханым әбине акча реформасы барышында иске банкнотларны яңа купюраларга алыштырам дип алдаган.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда ялган социаль хезмәткәр пенсионер әбине алдаган – ул чын купюраларны сувенир акчаларга алыштырган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Автошәһәр полициясенә 83 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән. Ул аларга хәбәр иткәнчә, аның өенә күптән түгел генә социаль хезмәткәр (ул үзен шулай дип таныштырган) килгән, акча реформасы хакында сөйләгән, акчаларын яңа купюраларга алыштырырга тәкъдим иткән. Әби аферист ханымга ышанып, аңа 265 мең сум акча чыгарып биргән, моңа алмашка сувенир банкнотлар алган.

Ул акчаларның ялган булуын берничә сәгать үткәч кенә белеп алган һәм шунда ук полициягә мөрәҗәгать иткән.


news_right_1
news_right_2
news_bot