news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ягып җылыту сезоны башлана

Автошәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин шул хактагы карарны имзалады.

(Чаллы, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Чаллыда ягып җылыту сезоны башлана. Бу турыда Автошәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автошәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин шул хактагы карарны имзалады.

Торак фонды һәм социаль әһәмияткә ия объектлар җылылыкны автомат җибәрү режимына күчерелгән. Сәнәгать һәм башка предприятиеләр җылылык белән тәэмин итү оешмасына мөрәҗәгать буенча тоташтырылачак, дип билгеләп үттеләр Башкарма комитетта.

Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, Чаллының мәктәпкәчә учреждениеләрендә бүгеннән җылылык җибәрелгән.

Алдан «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда ягып җылыту сезоны 28 муниципаль берәмлектә башланды дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot