Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда ягып җылыту сезоны 15 сентябрьдә башлана
Автокалада шәһәр хуҗалыгын ягып җылыту сезонына әзерләгән вакытта 2 миллиард 531 миллион сум акча сарыф ителгән.
(Чаллы, 10 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ягып җылыту сезоны 15 сентябрьдә башланачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Зуев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Автокалада шәһәр хуҗалыгын алда торган җылыту сезонына әзерләгән вакытта 2 миллиард 531 миллион сум акча сарыф ителгән.
Шуның 1,3 миллиарды – коммуналь хуҗалык объектларын әзерләүгә, 1,2 миллиарды торак фондын капиталь һәм агымдагы ремонтлауга тотылган. Быелгы җәйдә 10,3 меңнән артык торбаүткәргеч яңартылган.
«Социаль өлкә учреждениеләре, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре алдында 15 сентябрьгә кадәр җылыту сезонына әзерлек эшләрен тәмамлау бурычы тора», - диде Илья Зуев.
Мэрия вәкиле билгеләп үткәнчә, шәхси җылылык пунктлары белән җиһазландырылган торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар, хастаханәләр һ.б. социаль учреждениеләргә җылылык автомат режимында киләчәк. Мондый пунктлар булмаган биналарга җылылык гаризалар нигезендә биреләчәк. Сәнәгать предприятиеләре һәм учреждениеләр дә җылылык белән тәэмин итү оешмасына мөрәҗәгать юлларга тиеш.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ремонттан соң тәртипкә китерү эшләренең әһәмиятен билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз