news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда җәяүлене таптаткан трамвай йөртүчене хөкем иттеләр

Трамвай йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.

(Чаллы, 29 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Чаллы шәһәрендә җәяүлене таптаткан трамвай йөртүчене хөкем иттеләр. Бу турыда шәһәр суды хәбәр итә.

Фаҗига агымдагы елның 14 гыйнварында Чаллы проспектында 21нче йорт каршында булган.

ЮХИДИ версиясе буенча, Низаметдинов урамы ягына таба хәрәкәт итүче трамвай куркынычсыз тизлек сакламаган һәм хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң ул юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә кома хәлендә китергәннәр. Бу хатын 5 көн ятканнан соң, аңына килмичә үлгән.

Социаль челтәрләрдә һәлакәтнең версияләре төрле иде. Берсендә трамвай йөртүче кешене бәрдергәнен күрмәгән, шуңа күрә маршрут буенча хәрәкәт итүен дәвам иткән диелгән.

Суд 28 яшьлек трамвай йөртүчене юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерүдә гаепле дип тапкан. Ир-атны шартлы рәвештә 1,9 елга ирегеннән, шулай ук 2 елга транспорт йөртүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot