news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда яңа завод төзеләчәк

“Мастер” индустриаль паркында җиһазларны көйләү урыны булдырылган

 (Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Чаллы мэры Наил Мәһдиев “Haier” компаниясе вәкилләре белән очрашты. Анда завод төзелешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Компания генераль директоры Ван Шоужун башкарылган эшләр белән таныштырды. Чаллыдан бер төркем хезмәткәрләр Кытайда укып кайткан. “Мастер” индустриаль паркында җиһазларны көйләү урыны булдырылган. Аларны монтажлаганда тәүлек буена эшләү планлаштырыла. Мартта тест режимында җитештерү башланырга тиеш. Заводны 2016 елның апрелендә ачарга җыеналар, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot